news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта Шаян мөселманнар клубының икенче сезоны ачыла

Түбән Новгородта Шаян мөселманнар клубының икенче сезоны ачыла

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсеннән алынган хәбәрләргә караганда, Нижгар төбәгендә Шаян мөселманнар клубының икенче сезоны игълан ителгән. Ул 22 майда Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының Мәдәнә авылы Мәдәният йортында үткәрелә. Әлеге чара өлкә мөселманнарының Дини идарәсе, өлкә татарларының Төбәк милли-мәдәни мохтәрияте, шулай ук районнарның мәгариф бүлекләре тарафыннан Россия халыклары мәдәниятенең аерылгысыз өлеше саналган Ислам кыйммәтләрен пропагандалау, яшьләрне аңа җәлеп итү һәм укучыларны Ислам рухында тәрбияләү максатында оештырыла.

Бәйге ике этапта үткәрелә. Беренче этапта җиңүчеләр район мәктәпләре арасында сайлап алынса, икенче этапта бәйге инде әлеге җиңүчеләр арасында булачак. Бәйгедә 14тән 21 яшькәчә булган мөселманнар катнаша. Һәр команда 10—12 кешедән торачак. Ә бәйге үзе 5 турда уза. Җиңүчеләрне мактаулы исемнәр һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100