news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород фатирларының берсендә кисәкләргә бүлгәләнгән 6 бала мәете табылган

Фатирда 6 яшькәчә 6 бала тәрбияләгән гаилә яшәгән

 (Казан, 4 август, “Татар-информ”). Түбән Новгород фатирларының берсендә кисәкләргә бүлгәләнгән 6 бала мәете табылган, дип яза “Интерфакс” Россия Тикшерү комитеты вәкиленә сылтама белән.

Бүген Россия тикшерү комитетының төбәк идарәсе тикшерүчеләре һәм полиция хезмәткәрләре тәрәзә аша фатирга кереп, кисәкләргә бүлгәләнгән балалар мәетләренә тап булды, диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү фаразлавынча, Түбән Новгородның Түбән Новгород районында фатирларның берсендә 6 яшькәчә 6 бала тәрбияләүче гаилә яшәгән. “25 июльдән балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмасына йөрүдән туктый. Балалар бакчасы хезмәткәрләре бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итә. Гаиләнең яшәү урыны буенча үткәрелгән тикшерү барышында ишекне беркем дә ачмый, күршеләр исә бер көн элек билгесез юнәлештә китеп барган гаилә башлыгын күрүләре турында сөйли”, – дип билгеләп узалар Россия Тикшерү комитетында.

“Түбән Новгород” мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Россия Тикшерү комитетына сылтама белән, фатирда табылган мәетләрнең берсе балаларның әниләренеке булырга мөмкин булуы турында хәбәр итә. Бу хакта Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов фикере дә бар. Омбудсмен сайтында әйтелгәнчә, 6 баласын һәм хатынын үтерүдә гаилә башлыгы 1963 елгы Олег Б. шикләнелә. Астахов сүзләренә караганда, гаиләне имин дип атап булмаган, аның белән Түбән Новгородның социаль яклау органнары шөгыльләнгән.

2011 елда опека органнары ата кешене хокукларыннан мәхрүм итүгә дәгъва бирә, әмма ана кеше моны эшләмәүләрен үтенә. Омбудсмен сүзләренчә, 2015 елның июлендә, хатын үзе ирен ата хокукларыннан мәхрүм итүгә шикаять бирә, әмма 8 һәм 27 июль көнне суд утырышына килми.

“Московский комсомолец” китергән мәгълүмат буенча, гаилә башлыгының шизофрения белән чирләве һәм II группа инвалид булуы ачыкланган. Ул гаиләсен “Җиденче көн адвентистлары” сектасына тартып керткән булган.

Күптән түгел мәетләрне фатирдан 2 носилкада алып чыкканнар. Хәзерге вакытта фаҗига урынында Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе җитәкчелеге һәм тикшерүчеләре, полиция хезмәткәрләре эшли. Балаларның әниләре һәм әтиләренең кайдалыгын һәм ничә балага карата җинаять кылынуын ачыклауга юнәлтелгән оператив-тикшерү чаралар комплексы үткәрелә.

Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе 2нче өлешенең “а” пункты (“Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү”) буенча эш кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100