news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Казанга сәяхәткә килгән

Ике көндә алар Татарстанның истәлекле урыннарында, Камал театрында Салават концертында булган.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). 17-18 август көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре Казанда сәяхәттә булган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында хәбәр ителә.

Бу төркемдә татарлар күпләп яшәгән Уразовка, Ишәй, Яндаучы, Өчкүл авылларыннан вәкилләр булган. "Алар татар мәдәниятенә, яшәешенә битараф булмаган, күбрәк белергә омтылган милләттәшләребез", диелгән әлеге хәбәрдә.

Ике көнлек программада шәһәрнең истәлекле матур урыннарына сәяхәт, Камал театрында узган Салават концерты булган. Экскурсиядә катнашучылар хәләл кафеда өч тапкыр тукланган, шәһәр уртасындагы кунакханәдә яшәгән. Теләге булганнарга аквапаркка бару мөмкинлеге дә булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100