news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың «Ихлас» лагерына йөрүче балалар янгын сүндерүче һөнәре белән танышты

7-13 яшьлек малайлар су сиптереп караган, сулыш аппараты баллонының авырлыгын бәяләгән, гидравлик авария-коткару коралын караган.

Түбән Каманың «Ихлас» лагерына йөрүче балалар янгын сүндерүче һөнәре белән танышты
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Каникул вакытында Түбән Каманың Җәмигъ мәчете мөхтәсибәте каршындагы «Ихлас» әхлакый тәрбия лагерына йөрүче балалар янгын сүндерүчеләр белән очрашкан.

Федераль янгынга каршы хезмәтнең Түбән Камада 33нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре аларга үз эшләренең нечкәлекләре турында сөйләгән. Моннан тыш, хәвеф урынына чыгу өчен җыену, янгын сүндергеч куллану, юл-транспорт һәлакәтендә коткару эшләренең ничек башкарылуын күрсәткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

7-13 яшьлек малайлар су сиптереп караган, сулыш аппараты баллонының авырлыгын бәяләгән, гидравлик авария-коткару коралын караган.

33нче янгын сүндерү-коткару часте башлыгы урынбасары Максим Николаев балаларның янгын сүндерүче һөнәре, экипировка һәм янгын-техник кораллану турындагы сорауларына җавап биргән. Ул көндәлек тормышта янгын куркынычсызлыгына җаваплы караш кирәклеге турында искә төшергән һәм янгын чыккан очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләгән.

«Ихлас» лагерында тәрбияләнүчеләр һәм аларның укытучылары янгын сүндерүчеләргә экскурсия өчен рәхмәт белдергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100