Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың 86 күпкатлы йортында 5 мең яктырткыч куйдылар
Яктырткычлар гади түгел, ә энергияне янга калдыра торган
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама шәһәренең 86 күпкатлы йортында энергияне янга калдыра торган яктырткычлар урнаштырылды, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Шәһәрдә яктырткычларда гына түгел, ә җылылык бирүдә дә экономияләргә тырышалар. Моның өчен җылылыкны автомат исәпләү җайланмаларын ике ел элек үк булдырдылар. Хәзерге вакытта мондый җайланма 300ләп йортта бар. Якын киләчәктә җылылыкны янга калдыру җайланмасын барлык йортларга да унаштырып чыгачаклар. Дөрес, узган елда мондый экономияләү чараларыннан торак милекчеләренең күбесе: “Өйләребез салкынайды”, - дип зарланышкан. Белгечләр ышандыруынча, быел андый проблемалар килеп чыкмаска охшаган. Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар яңа җайланма эшчәнлеген тагын бер кат җайга салачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз