news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүче мөмкинлекләре чикле яшьләрне көнкүреш хезмәтенә өйрәтәләр

Көндезге бүлек «Демография» илкүләм проекты кысаларында эшли.

Түбән Камада яшәүче мөмкинлекләре чикле яшьләрне көнкүреш хезмәтенә өйрәтәләр
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Шәфкатьлелек» үзәгендә мөмкинлекләре чикле кыз һәм егетләр хезмәт дәресләрендә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре ала.

Алар кием ярлыкларындагы язуларны аңларга, дөрес үтүкләргә һәм кием-салымны матур итеп төреп куярга өйрәнә. Көндезге бүлек «Демография» илкүләм проекты кысаларында эшли һәм «көчле рухлылар»ның көнкүреш һәм социаль мөстәкыйльлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Яшьләр дәресләрдә кием-салым һәм аны саклап тоту буенча белем туплаган. Кием-салымдагы ярлыкларда аның турында мәгълүмат бирелә, аның составы языла. Символлар пиктограммалар рәвешендә сурәтләнгән. Кагыйдәләрне үтәү киемнең төсен, формасын сакларга ярдәм итә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100