^Түбән Камада ял көннәрендә фатир, мунча һәм машина янган
^Түбән Камада ял көннәрендә фатир, мунча һәм машина янган
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Наталья Реджеп-Алиева). Узган ял көннәрендә Түбән Камада өч янгын чыккан. 11 июньдә "Индустрия" бакчачылар җәмгыятендә мичнең кызуы нәтиҗәсендә мунча янган. Шул ук көнне Бакый Урманче урамындагы 2нче йорттагы фатирда янгын чыккан. Янгынны сәбәбе - тәмәке тартканда ут белән сак эш итмәү. Ә бер көн алдан Корабельная урамының 12нче йорты каршында кыска ялганыш нәтиҗәсендә, "ВАЗ-2106" машинасы янган. Зыян күрүчеләр юк.