news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ветераннарга яңа фатир ачкычлары тапшырылды

Алты ветеран яңа өй туйларын үткәрде

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камада ветераннарга яңа фатир ачкычлары тапшырылды, алты ветеран яңа өй туйларын үткәрде, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокоманиясе”.
Яңа фатир ачкычларын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин ике ветеранга һәм дүрт толга үзе тапшырды. 85 яшьлек Гали Гариевка чират җиткәч, шәһәр җитәкчесе ветераннарны уңайлы шартлары булган фатир белән тәэмин итүнең алда торган төп мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклады.
- Сезнең өчен эшли алырдай эшләрнең бу бик кечкенә генә өлеше. Без тыныч шартларда яшәсен өчен сезнең көч күбрәк түгелде. Моның өчен мәңге рәхмәтлебез, - диде ул чыгышында.
Ветераннар күчкән йорт пандуслар белән тәэмин ителгән. Лифтлары да уңайлы. Биредә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен барысы да каралган.
Түбән Кама ветераннарны яңа фатир белән тәэмин итү буенча республикада лидерлар рәтендә. 448 фронтовик һәм аларның тол калган хатыннары инде торак шартларын яхшырткан. Бүген чиратта тагын 92 ветеран бар әле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100