news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камада “Президент спорт уеннары” финалында 200 укучы катнаша

Татарстанда “Президент спорт уеннары” “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” проекты кысаларында үтә.

Түбән Камада “Президент спорт уеннары” финалында 200 укучы катнаша
mon.tatarstan.ru

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Татарстанда “Президент спорт уеннары” “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” проекты кысаларында үтә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Азнакай, Бөгелмә Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы муниципаль районнарыннан һәм Чаллы, Казан шәһәрләреннән 10 команда составында мәктәп яшендәге 200 бала катнаша.

Программада 3x3 баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, шашка уены мәҗбүри булып тора. Өстәмә төрләргә гандбол һәм 5x5 тэг-регби кертелгән.

“Президент спорт уеннары” җиңүче командасы республиканы 2018 елның 7- 28 сентябрь көннәрендә “Бөркеткәй” балалар үзәгендә Бөтенроссия финалында тәкъдим итәчәк.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100