news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Түбән Камада мэры Олег Власов призына футбол буенча турнир үтте

^Түбән Камада мэры Олег Власов призына футбол буенча турнир үтте

(Түбән Кама, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Камада “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Олег Власов призына футбол буенча турнир үтте.

«Шинник» спорт комплексы залында үткән ярышларда Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Турнирда беренче урынны Әлмәтнең «Алнас» командасы футболчылары яулады, «көмеш» - Түбән Каманың «Нефтехимик-94» командасында, «бронза» - Чаллының «Сатурн» командасында, ә Тобольскиның «Иртыш» командасы футболчылары дүртенче урынны яулады. Бөтен җиңүчеләр дә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Түбән Каманың «Нефтехимик» командасының голкиперы Руслан Мөхәммәтшин турнирның иң яхшы капкачысы итеп танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100