news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камада хатын-кыз энесен пычак кадап үтерүдә шикләнелә

27 яшьлек ир-ат шунда ук җан биргән

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Түбән Камада яшәүче хатын-кыз энесен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомствоның Түбән Кама буенча тикшерү бүлегендә 29 яшьлек Алия Пауковага карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган (“Кеше үтерү”) җинаять кылуда шикләнелә.

Фаразлар буенча, 22 июньнән 23енә каршы төндә Түбән Камада апалы-энеле бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң килеп чыккан җәнҗал вакытында хатын-кыз туганының күкрәк читлегенә һәм җилкәсенә пычак кадый.  Җәрәхәтләрдән 27 яшьлек ир-ат шунда ук җан бирә.

Шикле хатын-кыз гаебен өлешчә таныган. Хәзерге вакытта ул сак астында. Дәлилләрне җыю һәм ныгытуга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре башкарыла.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100