news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада бер атнада 5 кешене машина бәрдергән

Зыян күрүчеләр арасында 4 балигъ булмаган бала бар

(Түбән Кама, 15 март, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада машина бәрдергән кешеләр саны арта. Узган атнада 5 кешене машина бәрдергән, алар арасында 4 укучы да бар, шуларның икесе җитди җәрәхәтләр алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шәһәрнең ЮХИДИ пропаганда бүлегендә белдерделәр.
Бу чорда шәһәр һәм районда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр бар. Узган атнада дәүләр автоинспекциясе хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 25 машина йөртүчене тоткарлаган, 34 машина штрафстоянкага куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot