news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 120 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Тиздән бу районда заманча «Проектория» техник лицее һәм балалар бакчасы да ачылачак.

Түбән Камада 120 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың 34нче микрорайонында социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылды. Тынычлык проспекты, 117 адресы буенча урнашкан 10 катлы яңа йорттан фатир ачкычларын «Татнефть» төркеме предприятиеләре һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре, грант отучы медицина хезмәткәрләре һәм яшь гаиләләр алды.

Йортта гомуми мәйданы 7,5 мең кв. метр булган 120 фатир бар: шуларның 60 ы — ике, 60 ы –– өч бүлмәле. Фатирларда яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган: алар сантехника, газ плитәсе, янгын сигнализациясе, су, газ, электр энергиясе исәпләгечләре, җылылык көйләгечләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тиздән бу районда заманча «Проектория» техник лицее һәм балалар бакчасы да ачылачак. Төзелешкә узган көздә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов старт бирде.

Яңа фатирга күчүчеләрнең берсе — Нәгыймуллиннар гаиләсе. Илдар һәм Светлана — KAMA TYRES хезмәткәрләре, шин заводында танышып, гаилә корганнар. Бүген өч бала үстерәләр.

«Бу — безнең өчен шатлыклы, күңелле вакыйга. Балалар иркенрәк фатирда яшәячәкләренә аеруча шат. Ишегалдында ук мәктәп һәм балалар бакчасы булу да бик яхшы. Без, өч балалы әти-әни өчен, бу бик уңайлы. Балалар иртәгә үк күчәргә әзер», — ди Светлана.

Бүгенге көндә Түбән Каманың 34нче микрорайонында Дәүләт торак фонды программаларында катнашучылар өчен 34-5 номерлы 130 фатирлы йорт төзелеп беткән һәм тапшыруга әзер. Шулай ук 49нчы микрорайонда 169 фатирлы  49-21 номерлы йорт һәм 35нче микрорайонда 120 фатирлы 35-8 номерлы йорт техник әзерлек дәрәҗәсендә тора.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100