news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 100 яшүсмер Профессиональ Футбол лигасы Кубогы өчен ярышачак

Түбән Камада 100 яшүсмер Профессиональ Футбол лигасы Кубогы өчен ярышачак

(Түбән Кама, 1 июль, "Татар-информ", Наталья Реджеп-Алиева). 6-11 июльдә Түбән Камада беренче тапкыр Профессиональ Футбол лигасы Кубогына зур турнир үтәчәк. Бу хакта кичә шәһәр хакимияте киңәшмәсендә игълан ителде.

Түбән Камада Россия буенча үтәчәк турнирның зона өлеше үтәчәк, анда 14 яшьлек йөздән артык яшүсмер катнашачак. Турнирга әзерлек тәмамланган диярлек, оештыручылар катнашучыларның куркынычсызлыгы, туклануы һәм ялы турында кайгырткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100