news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама заводы яңа җайланмага пар җибәрде

Түбән Кама заводы яңа җайланмага пар җибәрде

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Татнефть-Нефтехим" холдингына керүче техник углерод заводында шәхси энергия җайланмасы җибәрелгән. 170 миллион сумлык проект ике ел дәвамында эшләнгән. Завод җайланманы җибәрү белән үзен электр энергиясе белән тәэмин итә һәм холдингның башка предприятиеләренә чагыштырмача арзан бәядән сата ала.

Җайланманың эшләү принцибы гади: энергия техник углерод җитештергәндә чыга торган пар исәбенә җитештерелә. Элек пар һавага очкан, хәзер ул электр энергиясе чыгару өчен кулланыла. "Татнефть-Нефтехим" директоры Заһит Шәрәфиев тагын бер энергия җайланмасы төзү планлаштырылу турында сөйләде. Проектны төзүгә республика Президенты теләктәшлек итүен, Татарстан Хөкүмәте һәм Татнефтьнең финанс яктан ярдәм итүен ассызыклап үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100