Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама районында “электрон медицина” үсеш ала
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин, Түбән Кама районына барып, андагы сырхауханә хезмәтен мәгълүматлаштыру эше белән танышты.
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин, Түбән Кама районына барып, андагы сырхауханә хезмәтен мәгълүматлаштыру эше белән танышты.
Районда “Электрон медицина” сәламәтлек саклау системасын комплекслы мәгълүматлаштыру программасының беренче этабы тормышка ашырыла. Һәр сырхауханәдә табибка Интернет аша язылу - “Электрон чират” системасы гамәлгә кертелә. Районның 50 сәламәтлек саклау учреждениесендә 600 эш урыны компьютер белән җиһазланган. Шулай ук анда һәр кабинет өстендә пациентны чакыру өчен 150 мәгълүмат таблосы, авыруларга табибка мөстәкыйль рәвештә язылу өчен 30 инфомат куелган.
Телефон аша шалтыратып, табибка язылырга теләүчеләр өчен элемтә-үзәк эшләп тора. Көн саен үзәк 5 меңгә якын шалтыратуны кабул итә.
Адель Вафин проектның тормышка ашырылышы белән канәгать калды һәм аны башка районнарда да куллану кирәклеген ассызыклады. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз