Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Түбән Кама Нефтехим" полистирол производствосының 2нче чиратындагы җиһазны монтажлауны тәмамлый
"Түбән Кама Нефтехим" полистирол производствосының 2нче чиратындагы җиһазны монтажлауны тәмамлый
(Казан, 15 март, "Татар-информ", Тимур Циунчук). "Түбән Кама Нефтехим" ААҖндә график нигезендә бер елда 50 мең тонна полистирол җитештерә торган производствосының 2нче чираты төзелешендә эшләр алып барыла. Объектның смета бәясе - 1,566 миллиард сум. Бүгенге көндә планлаштырылган капиталның 70 проценты үзләштерелгән.
"Татар-информ" агентлыгына предприятиенең матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, полимеризация секциясенең җиһазлары тулысынча ремонтланган, ваклау һәм төрү секциясенә җиһазлар куела, продукт гранулларын саклау өчен савытлар монтажлана. Полистиролны ваклау һәм төрү линиясе тузан үткәрмәү системасы белән җиһазланачак. Майда җибәрү-җайга салу эшләре башлану көтелә. Производствоның икенче чиратын гамәлгә кертү белән полистирол җитештерү бер елга 100 мең тонна тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз