news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама һәм Мармарис вәкилләре үзара хезмәттәшлек турында килешүгә имза куйды

Түбән Камага эш сәфәре белән Төркия Республикасының Мармарис шәһәре вәкилләре килде.

Түбән Кама һәм Мармарис вәкилләре үзара хезмәттәшлек турында килешүгә имза куйды
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада 2022 елга шәһәрләр арасында икътисад, мәдәният, мәгариф, туризм, спорт өлкәләрендә дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән килешү имзаланды. Килешүдә үз имзаларын Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Мармарис мэры Мехмет Октай куйды.

«Түбән Кама — яшь шәһәр. Быел безгә 56 ел була. Безнең җирлектә илледән артык милләт вәкиле яши. Безнең өчен җирлегебездә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләрен саклау мөһим. Тынычлык һәм татулык — ул безнең төп байлыгыбыз, без аны сакларга һәм үстерергә тиеш», — диде Рамил Муллин. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Мин сезгә Мармарис шәһәреннән җылы сәлам алып килдем. Якынча 2,5 ел элек без сезнең шәһәргә килү тәкъдимен керттек. Минем өчен — Түбән Кама аерым урын, чөнки бу вазифага керешкәннән соң, рәсми сәфәр белән килгән беренче шәһәрем. Түбән Кама нефть химиясе сәнәгате үзәге булып тора, ә Мармарис — үз чиратында, туризм үзәге. Мин безнең бу юнәлешләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек булачагына ышанам», — диде Мехмет Октай.

«Безнең республикалар төрле өлкәләрдә күптәнге хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре белән бәйле. Һәм муниципальара хезмәттәшлек аеруча зур роль уйный. Минем Түбән Каманы бу эштә иң актив шәһәрләрнең берсе буларак билгеләп үтәсем килә. Сезнең моңа кадәр булган хезмәттәшлек тагын да көчәер һәм күбрәк нәтиҗәләргә китерер дип өметләнәбез», — диде Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин.

Төркия кунаклары өчен бай программа әзерләнгән.Алар сәнәгать комплексы предприятиеләрендә, мәдәни, спорт һәм мәгариф учреждениеләрендә булды. Бүген авыл җирлекләре буенча зур сәяхәт планлаштырыла.

«Мин хәтта шушы чикләү шартларында булып, коронавирус пандемиясе белән көрәшне дәвам иткән чорда да Төркия вәкилләренә безгә килү мөмкинлеге табулары өчен рәхмәт белдерәм. Безгә халыкара компанияләр һәм бөтен тышкы дөнья белән тыгыз хезмәттәшлек итү бик мөһим. Без үзебезнең проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачакбыз һәм Төркия тәҗрибәсен өйрәнәчәкбез», — диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Очрашу ахырында катнашучылар бергәләп фотога төште, истәлеккә бүләкләр һәм милли тәм-томнар алмашты.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100