news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Кама балалары җәйге лагерьда сәламәтлеген ныгытты

Түбән Кама балалары җәйге лагерьда сәламәтлеген ныгытты

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчете быелгы җәйдә районның Югары Чаллы авылында мөселман балалары өчен җәйге лагерь оештырды.

Лагерьның беренче сменасында Фатыйх хәзрәт Хәбибуллин җитәкчелегендә 57 малай, ә икенчесендә «Исламия» хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Гөлнур Нуриева җитәкчелегендә 63 кыз бала ял итте. Балалар Коръән, намаз уку, тәһарәт алу тәртипләрен, иман шартларын һәм әдәп-әхлак нормаларын өйрәнде. Дини дәресләр белән беррәттән, төрле спорт уеннары, викториналар һәм башка кызыклы чаралар да оештырылды. Бергәләп табигатькә чыгу, Сабантуй бәйрәмен уздыру һәм теплоходта Идел буйлап күңелле сәяхәт тә аларның күңелендә онытылмас тәэсирләр калдыргандыр. Смена тәмамланганнан соң һәр балага китаплар һәм дини вәгазьләр яздырылган кассеталар тапшырылды. Төрле ярышларда җиңеп чыгучылар да бүләксез калмады.

Балаларга бу шатлыкны бүләк итүче иганәчеләрдән шәһәрнең 1 нче автотранспорт предприятиесен, шәһәр мәгариф идарәсен, Түбән Кама коммерция үзәген, «Югары Чаллы», «Сухарево», «Трудовой», «Шәңгәлче» авыл хуҗалыгы кооперативларын һәм И.Гыйләҗев, Б.Илдарханов, С.Сафиуллин кебек шәхси эшмәкәрләрне санап үтәргә мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100