Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сыйфатсыз тауарлар һәм хезмәтләр өчен кулланучыларга 20 миллион сумнан артык акчалары кайтарылган
Сыйфатсыз тауарлар һәм хезмәтләр өчен кулланучыларга 20 миллион сумнан артык акчалары кайтарылган
(Казан, 27 декабрь, «Татар–информ», Альбина Фәхрисламова). 2004 елда Кулланучылар хокукын яклау комитетына тугыз меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Сыйфатсыз тауарлар һәм хезмәтләр өчен кулланучыларга 21 миллион сумга якын акчалары кайтарылган.
Ел дәвамында Комитет белгечләре 2701 предприятиедә тикшерүләр үткәргән. Очракларның 94 процентында теге яки бу хокук бозулар ачыкланган. Кулланучылар базарының бөтен өлкәләре диярлек – сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте, элемтә, торак–коммуналь хезмәтләр – тикшерүгә дучар булган.
Шәһәрнең 650дән артык предприятиесендә бәяләр һәм тарифлар куллану дөреслеге буенча тикшерүләр үткәрелгән, сигез миллион сумнан артык күләмдә хокук бозулар ачыкланган. Кайбер торак–коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә тарифларны арттырганнар, Бөек Ватан сугышы катнашучыларына, хезмәт ветераннарына, инвалидларга ташламаларны дөрес исәпләп язмаганнар. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, яңадан исәпләүләр башкарылган. Акчалар кулланучыларга булачак түләүләр яки агымдагы бурычлылыкны каплату исәбенә кайтарылган. Мәсәлән, Авиатөзелеш районы торак идарәсе кулланучыларга – 133 мең сумнан артык, Яңа Савин районы 350 мең сумга якын акча кайтарган. Комитет тәкъдим иткән материаллар буенча, ташламалы категория гржданнары 20 сумнан артык бәядә билет сатып алганда аны тутыру өчен түләү турында «Татфлот» ААЖ гендиректоры карары кире кагылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз