Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сыйфатлы хезмәтне сәламәт хезмәткәрдән генә көтәргә мөмкин
Сыйфатлы хезмәтне сәламәт хезмәткәрдән генә көтәргә мөмкин
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗми). Киләсе елдан 10 көнлек яңа ел каникуллары 9 көнгә калырга мөмкин. Аның каравы 2 нче майны ял көне итәргә уйлыйлар. Моннан тыш, киләчәктә һәр эшче, хезмәткәр өчен эш көне саналмаган диспансерлаштыру көнен кертү планлаштырыла.
Россия Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Андрей Исаевның «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсыннан аңлашылганча, Федераль иминият фондында 2 мөһим максатка 17 миллиард сум акча карала. Бу - барлык эшче, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту максатыннан диспансерлаштыру көне һәм йөкле хатыннар өчен бала табуга сертификатлар.
Диспансерлаштыруны бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән һәм өлкән яшьтәге хезмәткәрләрдән башларга уйлыйлар. Ягъни, атнаның бер көнендә эшче озын чиратларда торып түгел, ә махсус схема буенча табибларга күренә ала. Моның өчен фондтан шифаханә кассасына билгеле бер сумма күчерелә. Медицина хезмәте күрсәткән табибларга конкрет эш өчен өстәмә түләүләр каралачак. Андрей Исаев фикеренчә, моны ял көне дип түгел, ә хезмәткәрләрнең үз сәламәтлекләре турында җитди кайгырту көне буларак кабул итәргә кирәк. Диспансерлаштыру вакытында авыруның тарихы гына теркәлеп калынмый, ә беренчел медицина ярдәме дә күздә тотыла. Моннан тыш, 2006 елдан хезмәткәрләрнең санатория-курортларда дәвалану юнәлешен дә яңартырга уйлыйлар. Мәгълүм булганча, ул, соңгы елларда күпчелек җирләрдә профсоюзлар бетерелгәч, юкка чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз