news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловски өлкәсе халкы Казанның меңъеллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә

Свердловски өлкәсе халкы Казанның меңъеллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә

(Екатеринбург, 17 август, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге бинасында меңъеллыкка багышланган чаралар 23 август көнне башланачак. Бу көнне вәкиллек Урал төбәгендә эшләп килүче барлык гаммәви мәгълүмат чараларын кабул итәчәк. Журналистлар игътибарына “Татарстан хезмәттәшлеккә чакыра”, “Гасырдан-гасырга”, “Казан чагылышы”, “Урал осталары – Казанның меңъеллыгына”, “Һәр рәсемемдә – Казан” дип аталган махсус күргәзмәләр тәкъдим ителәчәк. Вәкиллек белән танышканнан соң, даими вәкил Равил Бикбов катнашында Казанның меңъеллыгы вакыйгасына, Татарстан республикасының бүгенге көн торышына, вәкиллек эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

24 августтан башлап 28 августка кадәр Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге Свердловски өлкәсенең төрле почмакларыннан делегацияләр кабул итәчәк. Березовский, Югары Пышма, Полевской, Первоуральский, Каменский-Уральский, Богданович, Ревда, Артемовский, Алапаевский, Югары Түрә, Красноуральски шәһәрләреннән һәм Красноуфим, Әчит, Әртә, Түбән Сырга районнарыннан киләчәк рәсми делегацияләр җитәкчеләре инде хат белән бу чараларда катнашачакларын раслады. Һәр делегацияне дә җирле хакимият башлыклары җитәкли. Делегация составында хакимият органнары хезмәткәрләре, эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм татар милли хәрәкәте активистлары бар.

Кунакларны Екатеринбург шәһәре уртасында урнашкан кечкенә генә Татарстан җирендә бик зурлап каршы алырга җыеналар. Ишек алдыннан ук аларны Казанның меңъеллыгына багышланган сәхнәләштерелгән тамаша көтә. Урал җыр осталары һәм “Күгәрчен” үрнәк фольклор балалар ансамбле зур концерт программасы әзерләделәр. Бу программада килгән кунаклар үзләре дә катнашыр дип көтелә.

Рәсми кабул итү вакытындагы фикер алышуларда киләчәктә үзара тыгыз элемтәдә эшләү юллары каралачак. Аннан соң кунакларны мул итеп милли ризыклардан әзерләнгән чәй өстәле көтә.

25 август көне тулысынча татар балаларына биреләчәк. Биредә Алапаевскидан килгән “Чулпан” балалар ансамбле, Буланаш балалар ансамбле, “Күгәрчен” үрнәк фольклор ансамбле, Екатеринбургтан “Сәләтле балалар” программасы номинантлары җыр-биюдә үзара көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100