news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Бакыр мәчетендә мөселман балалар лагере үз эшен тәмамлады

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма авылындагы Бакыр мәчеттә мөселман балаларының җәйге белем бирү лагеры үз эшен тәмамлады. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итте.

Лагерьны Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Быел лагерьны уздыру бөтен Россия күләмендәге юбилей датасына – Идел буе Болгар дәүләте халыкларының рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.

Урал мөхтәсибәте мөселман балалар өчен лагерьны икенче ел рәттән оештыра. Алар елга ике тапкыр – җәен һәм кышын уза.

Лагерь көндезге режимда – 9дан 15 сәгатькә кадәр эшли. Быел уздыру урыны итеп Югары Пышмадагы Исмәгыйль әл-Бохари исемендәге Бакыр мәчет сайланган. Узган ел барлык чаралар да Югары Пышма авылының «Рамазан» дип аталган агач мәчетендә узды.

Белем бирү программасы кысаларында һәр көнне ислам һәм дини этика нигезләре, гарәп телен өйрәнү, Изге Коръән уку буенча дәресләр үткәрелде.

Яшь катнашучылар һәм аларның әти-әниләре фикеренчә, лагерьда ял итү, танып-белү дәресләре, спорт һәм белем бирү чаралары балаларның рухи-әхлакый тәрбиясенә һәм физик сәламәтләнүенә ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100