news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә шигырь укучылар бәйгесе узачак

Свердловск өлкәсендә «Гомерем минем халыкта моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узачак.

Төбәкара бәйге бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә Свердловск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Конкурс Свердловск өлкәсендә яшәүчеләрнең сөйләмен үстерү һәм нәфис сүзгә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм тәэсирен тоя белүне формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Бәйге 2023 елның 18 февралендә Свердловск өлкәсе, Түбән Серга районы, Әрәкәй авылында үтәчәк. 2023 елның 13 февраленнән соң җибәрелгән гаризалар каралмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100