Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловск өлкәсендә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» бәйгесенә гариза кабул итәләр

Свердловск өлкәсендә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» нәфис сүз бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Ул татар шагыйре, антифашист, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышлана. Бәйге өлкә белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге.
Бәйгенең максаты һәм бурычлары: Свердловск өлкәсендә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүчеләрнең сөйләм телен үстерү һәм нәфис сүзгә кызыксыну уяту; татар телен һәм мәдәниятен үстерү, саклау һәм аңа ярдәм итү; Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру.
Бәйге «Муса Җәлил әсәрләрен татар телендә башкару», «Муса Җәлил әсәрләрен рус телендә башкару», «Фронтовик язучыларның әсәрләрен татар телендә башкару», Фронтовик язучыларның әсәрләрен рус телендә башкару», Фронтовик язучыларның әсәрләрен күмәк башкару», «Яшь җәлилчеләр» номинацияләрендә уздырыла.
Бәйгедә катнашу өчен билгеләнгән формада гаризаларны 14 февральгә кадәр salavatarakaevo@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Тулы мәгълүмат һәм гариза формасы – Бәйге турында нигезләмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз