news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Свердлау спортчылары Грециягә Махсус Олимпиадага китте

Махсус Олимпиада атлетларга күңел ачу һәм белем бирүче чараларда катнашырга мөмкинлек бирә

(Екатеринбург, 17 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Свердлау өлкәсе спортчылары 25 июньнән алып 5 июльгә кадәр Грециядә үтәчәк Бөтендөнья җәйге Махсус Олимпиада уеннарында катнашачак. Чарада катнашучы спортчыларны тантаналы шартларда Свердлау өлкәсе халыкны социаль яклау министры, Свердлау өлкәсенең Махсус Олимпиада хәрәкәте президенты Владимир Власов кабул итте һәм уңышлы чыгышлар теләде.
Тантанада барлыгы Русия Олимпиада җыелма командасының Свердлау өлкәсеннән 37 спортчысы һәм 11 тренеры, спортчылар укыган белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук Олимпиада спонсорлары катнашты.

Әйтергә кирәк, Свердлау өлкәсе хөкүмәтенең Свердлау өлкәсе депутаталар корпусы белән берлектә оештырган мондый тантаналары төбәктә традициягә әверелеп, Махсус Олимпиадада катнашучы спортчы һәм тренерларның хезмәтен югары бәяләүне күрсәтә.
.

Шунысы да мөһим, Махсус Олимпиада атлетларга күңел ачу һәм белем бирүче чараларда катнашырга мөмкинлек бирә. Яңа спорт уңышларына мәйдан ачу белән бергә чара, спортчылар үсеш алсын өчен, яңа юллар ача.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100