news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердлау өлкәсендә барлык укучыларга да тигез мөмкинлекләр булдырыла

Әчит районында үткәрелгән киңәшмә авылларда мәгариф үсеше проблемаларына һәм аларның чишелеш юлларына багышланды. Аның эшендә өлкә губернаторы Александр Мишарин катнашты

(Екатеринбург, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Лима Шәкурова). Өлкә губернаторы Александр Мишарин 14 гыйнварда Әчит районында үткәрелгән киңәшмәне авылларда мәгариф үсеше проблемаларына һәм аларның чишелеш юлларына багышлады. Монда ук төбәк башлыгы яңа мәктәп ачты. Анда 150 укучысы белем алачак.
“Мәктәп ачылу – ул укытучылар һәм укучылар өчен генә түгел, ә бөтен поселок халкы өчен зур бәйрәм. Чөнки мәктәп авылда белем бирү һәм тәрбия үзәге генә түгел, ә мәдәният, ял итү үзәге дә. Заманча мондый уку йортларын булдыру Свердлау өлкәсендә барлык укучыларга да сыйфатлы белем алуда тигез мөмкинлекләр булдыра, дигәнне аңлата”, - дип сөйләде мәктәп ачу тантанасында Александр Мишарин.
“Заря “поселыгында 154 балага исәпләнеп салынган яңа мәктәп барлык төзелеш һәм санитар-гигиена таләпләренә җавап бирә. Саннарга килгәндә: 2010 ел чыгарылыш укучыларының уңышлары байтак – икесе мәктәпне медальгә тәмамлый, алты егет-кыз югары уку йортларының бюджет бүлегенә укырга керә. Белем учагында “Мәктәп сайты” эшли, бүген укучылар Интернет-портал өстендә алып барылган эшне тәмамалау алдында.
Шунысы да бик мөһим – яңа мәктәп ачылу “Березка” балалар бакчасында тагы да ике төркем ачарга мөмкинлек бирә - укучыларның бер төркеме әлегә кадәр балалар бакчасы бинасында белем алган.
Свердлау өлкәсе губернаторының мәгълүмати сәясәте департаменты пресс-хезмәте биргән хәбәренә караганда, Зарядагы яңа мәктәп 2010 елда Урта Уралда төзелгән уку йортларының өченчесе. Өлкә бюджетыннан мәктәп төзелешенә 85 миллион сум акча бирелә, тагы да 2,2 миллион сумны урындагы казна бүлә.
Тантанада бүләкләр дә тапшырылды. Өлкә хөкүмәте укучыларга мультимедиапроектор бирсә, төзүчеләр балаларга мәктәп формасы комплектлары бүләк итте.
Бүгенге көндә Урта Уралда 478 авыл мәктәбе булып, аларга мәгарифкә бүленгән акчыларның яртысы – 10 миллиард сум акча тотыла.
Җыелышта күтәрелгән сорауларның иң актуале булып, уку-укыту учреждениеләре җитәкчегенең экономияләнгән средстволарга дәлилләре булмау проблемасы тора. Эш шунда, экономияләнгән акчаларны мәктәп директорлары бюджетка кире кайтарырга мәҗбүр.
“Акча мәктәптә калырга тиеш. Һәм аларның бер өлешен мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга тотарга кирәк, бер өлешен педагог хезмәтен стимуллаштыру өчен тоту мөһим”, - дип белдерде Урта Урал башлыгы.
Александр Мишарин шулай ук мәктәпләрдә балаларның туклануын оештыру буенча хезмәт күрсәтүнең аутсорсингка тапшырылырга тиешлеге турында да сөйләде. Бу эш Урта Уралда бара да инде – безнең төбәк, 2011 елда тукландыру буенча хезмәт күрсәтүне башка оешмаларга тапшырып, федераль эксперимент үтүче төбәкләр исемлегенә керде. Губернатор әйтүенә караганда, зур булмаган мәктәпләр өчен бу иң отышлысы, чөнки аларга үз туклану блогын тоту күпкә кыйммәткә төшә.
Балаларны мәктәпкә илтүче автотранспортны тоту да аутсорсинг сорый. Мәктәпләрнең автобус тотарга акчасы да, ремонтлау өчен персоналы да, водительнең юлга чыгарга әзерлеген тикшерүче медицина хезмәткәре дә юк.
Александр Мишарин хөкүмәткә районның мәктәп автобусларын эксплуатацияләү белән шөгыльләнгән муниципаль транспорт предприятиеләре подразделениеларын булдыруны уңай хәл итәргә кушты. Өлкә архитектура һәм төзелеш министры Михаил Жеребцовка мәктәпләрне яңарту буенча проектлар булдыру бурычы йөкләтелде.
“Хәл ителмәгән проблемалар байтак. Сведлау өлкәсе буенча мәгарифне үстерүгә эчке резервлар эзләргә кирәк. Бүген бездә акча бар һәм аны без нәтиҗәле файдаланырга тиеш” – диде губернатор чыгышы ахырында.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100