news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Свердлау өлкәсе 2011 елда “Мәскәү-Екатеринбург” магистраленә 500 миллионнан артык акча бүләчәк

Магистраль Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Казан һәм Екатеринбургны тоташтырыр дип көтелә

(Екатеринбург, 16 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). 2011 елда “Мәскәү-Екатеринбург” магистрален әзерләүгә Свердлау өлкәсе бюджетыннан 500 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Бу турыда Свердлау өлкәсе губернаторы мәгълүмат сәясәте хәбәр итте.

“Тиз йөрешле магистраль буенча Мәскәүдән Екатеринбургка юл хакы күпме торачагы турында әлегә әйтеп булмый – икътисади исәпләүләр 2012 елда гына башкарылачак. Әмма Төбәк губернаторы Алекасандр Мишарин бүген үк билет хакларының арзан булачагына ышандыра. Моннан тыш, 2018 елда Екатеринбургта футбол буенча үтәчәк Дөнья чемпионаты вакытында футбол белән “авыручылар” өчен тимер юл магистралендә йөрүне бушлай эшләү турында сүз бара”, - дип хәбәр иттеләр департаменттан.

Магистраль Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Казан һәм Екатеринбургны тоташтырыр дип көтелә. Моннан тыш, Урал төбәгенең эре шәһәрләренә - Пермь, Уфа, Чиләбе, Төмән һәм Түбән Тагилга да магистраль тармаклары төзеләчәк. Проектны тормышка ашыруда Русиянең 8 төбәге катнашыр дип көтелә. Екатеринбургтан Мәскәүгә илтәчәк тиз йөрешле магистраль төзелешенә 2,5 триллион сум акча кирәк булачак. Магистраль тулы куәтенә эшли башлаган очракта аңардан килгән керем 3,5 триллион сум тәшкил итәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100