news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутта өлкәнең татар активистлары һәм Чувашиянең «Туслах» милли үзәге вәкилләре очрашты

Сургут Татар үзәгендә «Туслах» Чувашия милли-мәдәни үзәге һәм Сургут шәһәре татарларының Милли-мәдәни автономиясе активистлары һәм балалар очрашты.

Дуслык һәм кунакчыллыкның иң яхшы традицияләрен күрсәтеп иҗат коллективлары чыгыш ясады һәм бер-берсен халык җырлары, биюләре белән таныштырды. Анда милли ризыклар белән табын да корылды. Очрашуның дустанә атмосферасы катнашучыларга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. Балаларда милли уеннар зур кызыксыну уятты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзара кызыксыну һәм тату яшәү үрнәге Юграда яшәүче төрле халыклар вәкилләренең уртак ихтирамлы мөнәсәбәтен күрсәтә, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100