news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Сугыш ветераннары һәм камалышта калган Ленинград кешеләре өчен зур бәйрәм концерты булды

Сугыш ветераннары һәм камалышта калган Ленинград кешеләре өчен зур бәйрәм концерты булды

(Санкт-Петербург, 26 апрель, “Татар-информ”, Галия Теләшева). Санкт-Петербургның Сания Ишкинина җитәкләгән “Шатлык” вокал ансамбле шәһәрнең Укучы яшьләр йортында сугыш ветераннары һәм камалышта калган Ленинград кешеләре өчен зур бәйрәм концерты оештырды. Концерт ике зур датага – Җиңүнең 60 һәм Казанның 1000 еллыгына багышланды. 200 кеше сыярлык бу залда олы яшьтәгеләр белән бергә, яшьләр дә күп иде. Шуны күздә тотыпмы, концерт программасы да бик уңышлы төзелгән. Үзешчән җырчылар халыкка киң билгеле булган борынгы татар халык җырларын башкарды һәм зал да артистларга кушылып җырлады. Сугыш чорының хәрби җырлары да җыелган халыкның күңеленә хуш килде. Җыр номерлары белән бергә Әлфия Шакирова башкаруында татар биюләре дә башкарылды.

Концертны татар телендә алып барган Әлфия Легкова турында да берничә сүз әйтми булмый. Ул тумышы белән Әлмәт шәһәреннән, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, математика укытучысы. Ләкин аларның нәселендә берничә буын кеше, шул исәптән әнисе дә, татар теле укытучылары. Әлфиядә туган телгә ихтирам шуннан килә икән, диделәр залда утыручылар. Әлфия менә инде өченче концертын татар телендә алып барды.

Концертны оештыруда матди ярдәмне шәһәрнең Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Н.Кикичев һәм ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Ш.Әхмәтшин күрсәтте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100