Суд приставлары Казанның Адоратский урамындагы базарны яба
Сәбәбе - тикшерү барышында ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәү
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бу минутлары Казанда суд приставлары Адоратский урамы, 21 адресы буенча урнашкан күпләп-ваклап сату базары эшчәнлеген туктата.
Сәбәбе - тикшерү барышында ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәү.
Искәртеп узабыз: кичә шул ук сәбәп белән Ямашев проспектында урнашкан «XL-базар» сәүдә үзәге эшчәнлеге дә туктатылган иде.