Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд Кыргызстанның элеккеге президентын күмәк тәртипсезлекләр турындагы эш буенча аклады
Бишкәк суды Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаевны 2020 елның октябрендә күмәк тәртипсезлек турындагы эш буенча аклады. Бу карарны процесста рәислек итүче судья Убайдулла Сатимкулов әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә,
«Аның гамәлләрендә җинаять составы булмау сәбәпле, суд Атамбаев Алмазбәк Шәршеновичны аклау карарын кабул итте», - дип игълан итте судья. Гаепләү ягы Атамбаевка күмәк тәртипсезлекләр оештырган өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын сорады. Шулай ук суд элеккеге президентның көрәштәшләрен аклады, алар арасында президент аппаратының элеккеге җитәкчесе Фәрит Ниязов һәм Эчке эшләр министрлыгының элеккеге урынбасары Курсан Асанов та бар.
2020 елның 6 октябрендә Атамбаев Бишкәктә массакүләм тәртипсезлекләр фонында азат ителде. 9 октябрьдә Бишкәкнең үзәк мәйданында Атамбаев һәм Садир Жапаров (ул вакытта оппозицион сәясәтче, хәзерге вакытта - ил президенты) тарафдарлары арасында бәрелешләр булды. Берничә кеше имгәнде. 10 декабрьдә элеккеге президент кабат кулга алынды һәм илкүләм иминлек дәүләт комитетының тикшерү изоляторына ябылды.
Атамбаев 2011 елдан 2017 елга кадәр Президент вазифасын биләде. Ул киткәннән соң озак та үтми, элеккеге президент командасы әгъзаларына карата җинаять эшләре кузгатыла. Атамбаев элеккеге президент статусыннан мәхрүм ителде, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылуда гаепләнде. Дәүләтнең элеккеге башлыгы берничә тапкыр аның һәм тарафдарлары адресына барлык гаепләүләр сәяси характер йөртә, дип белдерде.
Хәзерге вакытта экс-президент криминаль атворитет Азиз Батукаевны законсыз азат иткән өчен 11 еллык срогын тутыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз