news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча тагын ике эшчене сак астына алырга карар итте

Шикләнелгән затлар кулга алмауны сорадылар

 (Казан, 17 март, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанның Совет районы судының “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча карары нигезендә Мари Элдан 22 яшьлек Наил Габделхәев һәм 49 яшьлек Фирдинант Ульданов, сак астына алынды.
Суд карары буенча алар 1 ай 25 көнгә – агымдагы елның 11 маена кадәр сак астына алынган.
Тикшерүче үзенең сак астына алу турындагы ходатайствосы буенча шикләнелгән Альберт Халиков очрагындагы дәлилләрне китерде.
Габделхәев судта, алар эш башларга тиешле урында түбә астыннан төтен чыгуын күрүләрен белдерде. Аннары алар янгын сүндерүчеләр килгәнче үз көчләре белән янгынны сүндерергә тырышкан, төтен чыккан урынга кар, аннары су сипкәннәр. Ул гади эшче булуын һәм аның бурычы баллон күтәрү булуын белдерде.
Ульданов суд утырышында, тикшерүдән качмавын, шаһит буларак күрсәтмәләр бирүен белдерде. Янгынга үзенең катнашы бар дип санамый. “Без янгын башланганда, хәтта түбәдә эш башларга да өлгермәгән идек”, - диде ул.
Прокурор тикшерүнең ике ходатайствосын да хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100