news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентлар өчен туендыручыны югалту буенча пенсия алу кагыйдәләрен аңлаттылар

Көндезге бүлектә укыган һәм туендыручыны югалту буенча пенсия алган студентлар белем йортын тәмамлагач яки читтән торып уку бүлегенә күчкәч бу турыда Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Объясняем.рф» порталына сылтама белән яза.

«Әйе, белем йортын тәмамлау, шулай ук читтән торып уку бүлегенә күчү турында Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк», - дип белдерделәр порталда.

Баладан тыш, туендыручыны югалту буенча пенсияне әти-әниләрнең берсенә яки гаиләнең башка әгъзаларына да билгелиләр. Пенсия 18 яшькә кадәр түләнә, әмма югары уку йорты яки көллиятнең көндезге бүлегенә күчкәндә аны 23 яшькә кадәр сакларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100