news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентлар өчен өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында укучы студентлар өчен өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мобилизация белән бәйле вазгыятькә борчылучы студентлар 8 (800) 222-55-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин югары уку йортлары һәм көллият студентлары өчен өлешчә мобилизацияне кичектерү турындагы указ имзалаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100