news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Студентлар мохитендә наркомания проблемасы” конференциясе үз эшен башлап җибәрде

“Студентлар мохитендә наркомания проблемасы” конференциясе үз эшен башлап җибәрде

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Студентлар мохитендә наркомания проблемасы” төбәкара уку-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Конференция эшендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Чистай, Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә һәм Россия Федерациясенең Әстерхан, Төмән, Йошкар-Ола, Нижневартовск, Новосибирск, Новочебоксарск, Тверь, Пенза шәһәрләре студентлары катнаша, анда барлыгы 581 кеше чыгыш ясаячак.

Конференция президиумында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Хезмәт һәм социаль сәясәт буенча РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Владимир Васильев, Россия Мәгариф академигы, профессор Владимир Собкин, Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль хезмәт идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин, ТР Ректорлар Советы каршындагы тәрбия эшләре буенча проректорларның координацияләү советы рәисе Лариса Сулима, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Тарасевич, ТР Студентлар лигасы президенты Александр Чесноков, лиганың вице-президенты Виктория Черкесова кебек шәхесләр бар иде.

ТР Ректорлар Советыннан А. Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университеты ректоры Генадий Дегтярев һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Наил Әмиров катнашты. Әлбәттә, наркомания проблемасына битараф булмаган Казан югары уку йортлары студентлары да шактый иде.

Наркотик чараларны куллануга каршылык күрсәтү буенча ТР Куркынычсызлык Советының Ведомствоара комиссиясе һәм ТР Студентлар лигасы тарафыннан оештырылган конференциянең пленар утырышы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариевның сәламләү сүзләреннән башланды. Ул республика күләмендә бу проблема профилактикасын күздә тотып, спартакиада һәм кросслар үткәрүнең гамәлгә керүе турында әйтте. “Югары уку йортларында психологик хезмәт оешмаларын булдыру проектын тормышка ашыру да – накомания белән көрәш чараларының берсе”, - диде ул. “Яшьләрне оештыру эшләренә җәлеп итү, үзидарә эшендә катнаштыру, иҗтимагый тәртип саклау максаты белән барлыкка килгән “Форпост” оешмасының уңышлы гына эшләве – барысы да яшьләр өчен”, - дип тәмамлады ул сүзен.

Хезмәт һәм социаль сәясәт буенча РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Владимир Васильев РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозовның сәламләү хатын укыды һәм студентларның бу проблемадан чыгу юлларын кайгыртуларына сөенүен белдерде.

ТР да наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль хезмәт идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин бүген ТР буенча диспансерда 8000 кеше дәвалануын хәбәр итте. Наркотиклар табу һәм саклауның 800 очрагы билгеле икән. Илгиз әфәнде наркобароннар белән дә актив көрәш баруын ассызыклады.

Конференциядә наркотиклар упкынына тәгәрәүче яшьләр арасында беренче курсларның күп булуы хакында фикерләр яңгырады. Артык ирек һәм финанс иреклеге тою да – наркоман булырга этәргеч ясый.

Иртәгә икенче пленар утырыш булачак. Анда секцияләр рәисләре чыгышы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100