Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Студентлар футбол лигасының беренче чемпионатында төркем этабы тәмамланды
Плей-офф раунды 5 ноябрьдә старт алачак
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Студентлар футбол лигасы беренче чемпионатының төркем этабы тәмамланды. 5 ноябрдә плей-офф раунды старт алачак.
Төркем этабында республиканың дүрт географик зонасында 40 тан артык студент командасы катнашып, Студентлар футбол лигасының финал өлешенә 8 команда үтте. Хәзер плей-офф этабында алар арасыннан иң көчлеләре ачыкланачак. 5 ноябрьдә ярышларның чирек финалы, 6 ноябрьдә ярым финал узачак. Финал һәм өченче урын өчен матч 7 ноябрьгә билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы.
Чемпионат җиңүчеләрен Fiat Ducato автомобиле, көмеш призерны 300 мең сум, бронза призерны 150 сум күләмендә акчалата бүләкләр көтә. Инде хәбәр ителгәнчә, Студентлар футбол лигасы чемпионаты 1 октябрьдә старт алган иде. Ул Россиядә тәүге төбәк чемпионаты булып танылды. Студентлар футбол лигасын төзү тәкъдимен ТР Студентлар лигасы лидерлары керткән иде. Чемпионатның оештыручылары - ТР Хөкүмәте, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Студентлар лигасы һәм “Буревестник” яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз