news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Стройпластмасс-СП” ширкате җитәкчесе Равил Насыйров Мәскәүдән РФ Хөкүмәтенең премиясен алып кайтты

“Стройпластмасс-СП” ширкате җитәкчесе Равил Насыйров Мәскәүдән РФ Хөкүмәтенең премиясен алып кайтты

(Ульяновски, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Мәскәүдә Русия Федерациясе хөкүмәтенең 2004 нче ел өчен продукция һәм хезмәтләрнең сыйфаты өлкәсендәге премиясен лауреатларга тапшыру тантансы узды. “Стройпластмасс-СП” ширкатенә РФ Хөкүмәте премиясе җитештерелгән продукциянең сыйфаты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелде. Бүләкне тапшыру тантанасында Равил Насыйровтан тыш, ширкатьнең баш инженеры Геннадий Филатов, ширкатьнең Мәсәкүдәге филиалы директоры Шәүкәт Алимов, Өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Якунин катнашты.

Завод җитәкчесенә лауреат дипломын һәм бәллүр призны РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100