Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Әстерханда Г. Тукайга багышланган сочинениелар бәйгесе игълан ителгән
^Әстерханда Г. Тукайга багышланган сочинениелар бәйгесе игълан ителгән
(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Әстерханда Г. Тукайның тууына 120 тулу уңаеннан Н.Чернышевский исемендәге өлкә туган якны өйрәнү музеенда зур чара узачак. “Дуслык” татар оешмасы һәм Әстерхандагы татар эшлекле үзәге оештырачак бу чара ике көн дәвам итәр дип фаразлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Идел” газетасы баш мөхәррире Нәфисә Хәмидуллина хәбәр итте.
Бүгенге көндә өлкә күләмендә мәктәп укучылары арасында татар һәм рус телләрендә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән сочинениелар бәйгесе игълан ителгән. Нәфисә Хәмидуллина белдерүенчә, мәктәп укучыларын бу шактый кызыксындырган һәм хәзердән үк инде сочинениелар килә башлаган. Нәтиҗәләр исә нәкъ шул Г. Тукайга багышланган чарада әйтеләчәк.
Шулай ук оештыручылар Казаннан да кунаклар көтә. “Г. Тукай белән бәйле булган музей хезмәткәренең экспонатлар белән килүен сорадык Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан”,- ди Нәфисә Хәмидуллина.
Чарада Әстерханның “Ялкын”, “Идел” фольклор һәм “Нур” балалар ансамбльләре Г. Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз