news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан өлкәсе идарәчеләре Татарстанда стажировка узачак

2009-2010 елларда Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында Германиянең 26 белгече Татарстанның әйдәп баручы компанияләрендә стажировка узган

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Әстерхан өлкәсе идарәчеләре Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүне күздә тоткан Президент программасы кысаларында Татарстанда стажировка узачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә.
Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Әстерхан төбәк комиссиясе Президент программасын тәмамлаучылар арасыннан сәламәтлек саклау өлкәсендә менеджерларны стажировкага җибәргәндә Татарстанның әйдәп баручы медицина клиникаларына басым ясады. Өлкә җитәкчелеге югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүдә мәгълүматлаштыру һәм IT-технологияләрне кертү буенча Татарстан тәҗрибәсенә таянды.
Шунысын искәртергә кирәк, Татарстан Республикасында Президент программасын гамәлгә ашыруны Икътисад министрлыгы контрольдә тота.
Искәртеп узабыз, 2009-2010 елларда Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында Германиянең 26 белгече Татарстанның әйдәп баручы компанияләрендә стажировка узды, ә агымдагы елның сентябрендә Казанда Россия-Германия идарә комитетының X юбилей утырышы үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100