Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Старобельск шәһәрендә 24 һәм 25 май матәм көннәре дип игълан ителде
Луганск Халык Республикасында Луганск дәүләт педагогика университетының Старобельск көллиятенә һөҗүм вакытында һәлак булган 21 кеше истәлегенә ике көнлек матәм игълан ителде. Бу хакта ЛХР җитәкчесе Леонид Пасечник хәбәр итте.
«Корбаннар истәлегенә <...> 24 һәм 25 майны матәм көннәре дип игълан итәм», - дип язган төбәк башлыгы үз каналында.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Старобельск һөнәри көллиятенә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында 21 кеше һәлак булган һәм тагын 42 кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләр арасыннан ун кеше хастаханәгә яткырылган, ә 32се амбулатор дәвалануга җибәрелгән, дип белдерә ТАСС.
Старобельскида уку корпусына һәм көллият тулай торагына һөҗүм 22 майга каршы төндә була. Һөҗүм өчен пилотсыз очкычлар кулланылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз