news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Starbucks Россиягә кире кайтмаячагын хәбәр итте

Starbucks кофейнялар челтәре Россия базарыннан китүе турында соңгы карарын игълан итте. Компания илдә үз нокталарын бүтән ачарга җыенмый, диелә пресс-релизда.

«8 мартта белдерүебезчә, без, Starbucks продукциясен ташуны да кертеп, Россиядә бөтен эшчәнлекне туктаттык. Starbucks китәргә карар кабул итте һәм базарда бүтән тәкъдим ителми», – диелә хәбәрдә.

Компаниядә хәбәр итүләренчә, Россиядә яшәүче хезмәткәрләр ярты ел дәвамында хезмәт хакы алачак. Starbucks шулай ук аларга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтәчәк.

Донбассны яклау буенча махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә, компания 8 мартта Россия территориясендә эшчәнлеген туктатып торуы турында белдергән иде. Махсус хәрби операциянең башлануы турында 24 февраль көнне Россия Президенты Владимир Путин игълан итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100