news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Стәрлебаштан мәктәп укучысы Ләйсән Сәләхетдинова - “Нәүрүз гүзәле”

^Стәрлебаштан мәктәп укучысы Ләйсән Сәләхетдинова - “Нәүрүз гүзәле”

(Уфа, 24 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Кичә Уфада Башкортстан татар кызлырының “Нәүрүз гүзәле-2006” бәйгесенең йомгаклау өлеше булып үтте. 14 кыз катнашкан шушы мавыктыргыч бәйгедә жюриның уртак фикере буенча беренче урынны Стәрлебаш кызы Ләйсән Сәләхетдинова алды һәм “Нәүрүз гүзәле-2006” исеменә лаек булды. 17 яшьлек Ләйсән әле Стәрлебаштагы 1нче санлы урта мәктәпнең 11нче сыйныфында белем ала.

“Нәүрүз гүзәле” булган Ләйсән Сәләхетдинова, бу бәйгедә җиңгән өчен, татар кызлары калфагы һәм Төркиягә сәяхәткә юллама белән бүләкләнде. Башка кызлар да төрле номинацияләрдә билгеләнде һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100