news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Срочникларны хәрби операция зонасына җибәрү турында гариза язарга мәҗбүр итәргә ярамый

Чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынучыларны махсус хәрби операция зонасына җибәрү турында контракт төзергә мәҗбүр итәргә ярамый. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы «Объясняем.рф» порталына сылтама белән хәбәр итә.

Шулай да срочниклар өч ай хезмәт иткәч, мондый контрактны ирекле рәвештә төзеп, Украинага китә ала.

«Аларны махсус хәрби операция зонасына җибәрү турында контракт төзергә мәҗбүр итәргә ярамый. Мондый мәҗбүр итүләр күзәтелгән очракта хәрби прокуратурага шикаять бирергә кирәк», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100