news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Спортның су төрләре буенча ДЧ ачылышына багышланган шоу “Татнефть-Арена”да 8 тапкыр күрсәтеләчәк

Бүгеннән чемпионатны ачу һәм ябу тамашаларына билетлар сатыла башлады

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты-2015нең “Татнефть-Арена” сараенда булачак ачылыш һәм ярышларны ябу тантаналарына билетлар сатыла башлады.

24 нче июльдә узачак тантана рәсми төстә “Пилигрим” дип исемләнгән. Рәсми ачылыш халыкара федерация җитәкчеләре, спортчылар, кунаклар катнашында узачак. 26 нчы июльдән 2 нче августка кадәр “Пилигрим” шоу-тамашасы “Татнефть-Арена”да 8 тапкыр кабатлап күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген журналистларга Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Башка көннәрдә күрсәтеләчәк “Пилигрим” дигән шоуның беренче тантанадан аермасы бары тик шунда – анда рәсми чыгышлар булмаячак.

Ярышларның ачылыш тантанасы сценарие Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм режиссер-куючы Алексей Сеченов җитәкчелегендә эшләнгән. Спектакль декорациясенең нигезе 5 см дан алып 3 метрга кадәр тирәнлектәге бассейн каскадлары булачак. Тамашаның телетрансляциясе 200 илдә алып барылачак. Шоуның дәвамлылыгы – 2 сәгать 30 минут.

Чемпионатны ачу һәм ярышларны ябу тантаналарына, шулай ук “Пилигрим” дигән шоуга билетларның дизайн-макеты спорт ярышларына билетлардан аерыла. Тантаналарга билетлар милли төсмер-үзенчәлекләрне кулланып, чемпионат стилистикасында ясалган. Ялган билетлар ясамасын өчен 7 төрле саклау элементы бар. “Без аларны аннан соң Казандагы Дөнья чемпионатыннан сувенир сыйфатында истәлеккә калдырырлык итеп эшләдек. Бер кулга 4 билеттан да артык сатылмаячак”, - дип белдерде Азат Кадыйров. Аның сүзләренә караганда,  чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарына билетлар 500 сумнан башлана. Билетларның иң кыйбатлысы – тантанага 5, шоуга 3 мең сум күләмендә. “Пилигрим”га барлыгы 50 мең билет сатуга куелачак.

Азат Кадыйров, ике ел элек Универсиада вакытында кебек үк, билетлары булган затларның тантаналар һәм ярышлар көнендә шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукына ия булуын искәртеп узды.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100