news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 12 меңнән артык билет сатылган

Азат Кадыйров фикеренчә, икътисади вәзгыять тамашачылар саны кимүгә йогынты ясамаячак

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда 2015 нче елда узачак Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты ярышларына 12 меңнән артык билет сатылган. Бу хакта бүген гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә “Спорт проектлары Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.

“Бүгенге көндә 12 меңнән артык билет сатылган. Аларның күпчелеге “беренче дулкын”да сатылган, хәзер берникадәр сүлпәнәю күзәтелә. 25 нче декабрьдән билетлар сату буенча “икенче” дулкын башлана. Аларны сату буенча төп нокталар “Казан-Арена” стадионы һәм “Корстон” комплексы булачак. 15 нче декабрьгә кадәр Халыкара йөзү федерациясе белән ярышларның башлану вакытын килештерергә уйлыйбыз. Шуннан соң теләге булганнар билет сатып ала алачак. Бу Яңа елга иң яхшы бүләк булачак”, - дип билгеләп үтте Азат Кадыйров.

Билет бәясе 50 сумнан алып 3 мең сумга кадәр тибрәлә. Азат Кадыйров фикеренчә, икътисади тотрыксызлык ярышларга килергә теләүчеләр саны кимүгә йогынты ясарга тиеш түгел. “Бәлки, кемдер 500 сумлык билет алырга уйлаган булса, арзанрагын 100 сумлыгын алыр. Әмма тамашачылар саны күпкә кимер дип уйламыйм. Ярышлар уникаль һәм бик кызыклы”, - дип белдерде Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100