Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты-2015нең 100 төрле сувенир продукциясе чыгарылачак
30 төрле сувенир продукция сатыла башлаган инде
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген, Спортның су төрләре буенча FINA XVI Дөнья чемпионаты ачылуга 100 көн кала, ярышларның лицензион продукциясе сатыла башлады. Казанның Островский урамында урнашкан лицензион кибеттә 30 төрле сувенир продукция сатуга куелган.
“Бу дөнья чемпионатына дип җитештереләчәк продукциянең якынча 30 проценты гына. Барлыгы 100 төрле сувенир продукциянең сатуга куелуы көтелә”, - дип белдерде Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Михаил Зотов. Хәзерге вакытта кибеттә Казанда узачак ФИНА чемпионаты символикасы төшерелгән ручкалар, бокаллар, сумкалар, мендәрчекләр һәм башка төрле сувенирларны табарга була. Алга таба брелоклар, значоклар, рюкзаклар, йомшак уенчыклар, бинокльлар һәм башка әйберләр сатып алучыларга тәкъдим ителәчәк.
Лицензион конкурста барлыгы 20 дән артык компания катнашкан. Хәзерге вакытта 15 кә якын компания сайлап алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз