Факелны алып баручы Николай Никифоров: «Бүген икеләтә үзенчәлекле көн»

Казанда Олимпия уты эстафетасы этабы старт алды

 (Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанда Олимпия уты эстафетасы этабы старт алды. Ул Универсиада авылыннан башланды. Моңа кадәр ул Болгарда һәм Зөядә булды.
Эстафетага Авылның Халыкара мәгълүмат үзәге янында старт бирелде. Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров мактаулы факел йөртүче булды. Аның этабы якынча 200 м тәшкил итте. Ләкин, факелны йөртүче сүзләренчә, ара ераклыгы түгел, ә бүген Авылда тантанада булган студентларның хис-кичерешләре әһәмияткә лаек.
“Барлык кешеләр сәламләде, уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты”, - дип ассызыклады ул.
“Мин әле күптән түгел Бөтендөнья җәйге уеннарның спортчыларын озаткан Универсиада авылында старт бирүем белән бик горурланам. Хис-кичерешләр иң уңай. Бүген икеләтә үзенчәлекле көн: Яңа ел россиялеләр өчен үзенә бер төрле бәйрәм. Әлеге эстафета спортның тагын да популярлашуына этәргеч булыр дип өметләнәчәкбез”, - дип белдерде ул журналистларга.