420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Дөнья чемпионаты-2018гә җанатар паспорты алу буенча 1500 гариза Россия футбол җанатарларыннан, тагын 300 гариза чит ил кешеләреннән кергән. Бу хакта “Р-Спорт” Россия вице-премьеры Виталий Муткога сылтама белән хәбәр итә.
Россиядә Дөнья чемпионаты-2018 матчларына керү өчен кирәк булган җанатар паспорты алуга гариза теркәү 30 октябрьдә старт алды. Җанатар паспортын рәсмиләштерү FIFA билет алуны раслагач мөмкин. Чит ил кешеләренә Fan-ID Россия территориясенә Дөнья чемпионаты барышында визасыз керүне тәэмин итә.
“Дөнья чемпионаты-2018гә җанатар паспорты алу буенча 1500 гариза Россия футбол җанатарларыннан, тагын 300 гариза чит ил кешеләреннән керде”, – дип билгеләп үткән Виталий Мутко.