Марат Бариев: Хакимият вәкилләре Казанның Универсиаданы кабул итә алуына башта ышанмады

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татарстан башкаласының 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңүен искә төшерде.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Казанның Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңүенең ун еллыгы көнендә Мәскәү хакимиятенең күп кенә вәкилләре Татарстанның Студентлар уеннарын кабул итү мөмкинлегенә ышанмадылар дип белдерде.

2008 елда Казан 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукын алганда, Бариев Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасын башкара иде. “Республика Казанның 1000 еллыгына әзерләнде. Шул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев барлык ведомстволар алдына шәһәрдә киң күләмле вакыйга оештыру бурычын куйды. Без нинди чаралар оештыра һәм үткәрә алабыз, дип уйлый башладык. Әлбәттә, Олимпиада һәм футбол буенча Дөнья чемпионатын безгә беркем дә бирмәячәк, ә спортның башка төрләре буенча дөньякүләм беренчелекләр вак тоелде. Шул вакытта без Универсиаданы кабул итү идеясенә килдек. Ул вакытта Төркиянең Измир шәһәрендә ярышлар уза иде”, - диде спикер.

“Ул вакытта шәһәрнең спорт инфраструктурасы хәерче иде – безнең Үзәк стадион, Боз спорт сарае, “Синтез” бассейны һәм күптән түгел ачылган “Баскет-Холл” бар иде. Болар безнең эре объектлар, безнең горурлык иде. Универсиада турында уйлап, без Мәскәүдә спорт хакимияте һәм башка структуралар белән консультацияләр үткәрә башладык. Кызганычка каршы, күпчелек безне хупламады. "Казан кайда һәм Универсиада кайда?" диделәр. Беренче булып Минтимер Шәймиев кызыксынды һәм ничек булачагын аңлатуны сорады. Берничә көннән ул шалтыратып: “Әйдәгез, шөгыльләнегез”, - диде. Без төрле вариантлар әзерли башладык. Бу эшкә соң тотындык һәм Универсиада үткәрүгә гаризаны иң соңгы булып бирдек. Казанлыларның һәм татарстанлыларның ышанычы хакимиятнең федераль органнарын шаккаттырды. Ул вакытта “Росспорт” җитәкчесе Вячеслав Фетисов безгә ярдәм итте. Ул Россия Хөкүмәтеннән Татарстан гаризасын хуплауны гарантияләү хатын яздыруга иреште”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты.